Татарстанның Менделеевск районында кичә төнлә 17 яшьлек Renault Captur автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Kia Rio автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте Ижевск-Пермь трассасының 21 нче километрында булган.
Татарстан Прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Kia Rio руле артында 46 яшьлек ир-ат булган, ул алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, урынга прокурор урынбасары Рамил Зәйнетдинов килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез