17 кешеле авылда яшәүчеләр: «Хәзер күршеләр – кабаннар белән пошилар»

Нурлат районының Кызыл Юл авылы халкы гомер буе газ кергәнен көтеп яши. Әлегә өйләрен утын ягып җылытырга туры килә. Сөенечле яңалык бар: киләсе елдан зәңгәр ягулыкка тоташтырырга җыеналар. Элек 200 ләп йорты булса, хәзер нибары 17 кеше генә яши. Кызыл Юлда хәзер нигә бар да кызыл түгел?

Элек данлыклы, бай авыл булган ул. Революция вакытында әлеге авыл аша Казанга олаулар белән ашлык ташыганнар. Кызыл Юлда туктап ял иткәннәр. Исеме дә шул елларга бәйле. Такта ярдыру цехы, мәктәп, клуб, икмәкханә, ашханә, ике кибете булган аның.

– Бүген пропискада 35 кеше исәпләнә. Тормыш бары ун йортта гына кайный. Әмма җәй көне сукмакны суытмыйлар: ял итәргә кайталар. Халкының барысы да – күчеп килүчеләр. Авылда рус, татар, мордва, чуаш һәм башка милләт вәкилләре яши. Янәшәдә генә урман. Элек урман хуҗалыгында, агач эшкәртү заводында хезмәт куйганнар. Күрше-тирә районнардан йортсыз-җирсез кешеләр, сугыштан кайтучылар һәм башкалар ялланып эшләгән, шунда төпләнеп калганнар. Озын баракларда яшәгәннәр. Тора-бара агач йортлар салганнар, – ди Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина. – Халкының яртысы – хезмәт яшендә. Авылдан китү сәбәбе – эшсезлек, завод,  колхозларның таралуы. Утынны сатып алалар. Олы яшьтәгеләргә китереп тә бирәләр. Урманга пычкы белән керергә ярамый. Биредә җиләк, бөрлегән, гөмбә күп. Әмма каядыр барып сату отышлы түгел. Авылда нибары ике кешедә генә машина бар.

Моңа кадәр юллары бик начар булган икән. Авыл кешеләре төрле органнарга, хәтта Мәскәүгә кадәр хат язган. Шулай итеп, асфальт юл түшәгәннәр. Беткән авылга мондый шәп юл каян килгән дип аптыраган идек аны. Тиздән газы да керер, көттермәс.

– Монысы сорап түгел, дәүләт программасы буенча. Авыл газлаштыру программасына кертелгән. 2025 елның язында эш башланырга тиеш, – ди Әнисә Сафиуллина.

Күршеләре калмаган Сабирҗан абый әйтмешли, хәзер урмандагы кабаннар һәм пошилар белән күрше булып яшиләр. Куяннар бакчада чабышып йөри. Урман җәнлекләре авылга да кунакка килгәли икән. 2000 нче елларда урманда бүреләр дә күренгәләгән әле. Аучының өч бүрене атканын хәтерлиләр.

– Элек авыл зур, халык күп иде. Борчылсаң да, борчылмасаң да, шушы авылда торасы инде. Зөмәйрә апаң белән гаилә коруыбызга – 50 ел. Биш бала үстердек. Аллага шөкер, кайтып, хәлне белешеп торалар. Кызыбыз Минзифа  үзебез белән яши, – ди 73 яшьлек Сабирҗан абый.

Ул шушы авылда гомер буе токарь, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Сүзгә Зөмәйрә апа кушыла:

– Ничек яшисез дисезме? Пенсиябезне алабыз да кибеттән ризыклар алып яшибез инде. Район үзәгенә дә баргалыйбыз. Кышын юлны ачып торалар. Ипине сирәк кенә үзем пешерәм. Утынны үзебез дә әзерлибез, бер йөген 12 мең сумга сатып та алабыз. Ике машина утын җитә. Сыер тотарга картайдык. Кәҗә, тавыклар гына бар. Дүрт ел элек капка төбендә кое казыттык. Башта суны ерактагы колонкадан ташыдык. Тормышыбыздан бер дә зарланмыйбыз.

Людмила Васькова ялгызы гына яши. Ул да заводта эшләгән. Тугыз ел элек ире мәрхүм булган. Кызы белән кияве дә читкә китмәгән. Кызына 34 яшь. Ул – хат ташучы, почтаны күрше авылга барып алып кайта.

– Без үскәндә, авыл гөрләп тора иде. Картлар үлеп бетте, күбесе күчеп китте. Кибет атнага ике тапкыр килә. Гомер буе мичкә утын ягабыз. Ияләштек инде. Моңа кадәр суны колонкадан ташыдык. Хәзер өйгә керттек. Тормыш бер җайга ага да ага,  – ди Людмила Васькова.

Беткән авыл булса да, табигате матур. Янып торган кызыл, сары яфраклар балкышында иске йортларның да яме бар кебек. Төзек йортлар да юк түгел. Бакчаларында кәбестәсе, башка яшелчәсе үсә. Чәчәкләр дә үстерергә яраталар, күрәсең. Тарихи кинолар төшерергә менә дигән авыл бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре