175нче гимназиягә һөҗүмнән соң дәваланган соңгы балаларны хастаханәдән чыгардылар

Балалар Республика клиник хастаханәсеннән 175нче гимназиядә зыян күргән барлык укучыларны чыгарып бетерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Балалар Республика клиник хастаханәсе стационарында дәваланган 175нче гимназиянең ике укучысы чыгарылган», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Балаларның хәле канәгатьләнерлек, алар өйләренә озатылган.

Хәзерге вакытта ату вакытында зыян күргән өч кеше Мәскәү хастаханәсендә дәваалан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ДРКБ 175 гимназия Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы

Көн хәбәре