18 яшькә кадәрге балаларга энергетик сатуны тыю турындагы закон проектын хупладылар

Дәүләт Думасы 18 яшьтән яшьрәк булганнарга энергетик сатуны тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ депутатлар төркеме теләктәшлеге белән тәкъдим ителгән.

Закон проектында 500 млдан артык күләмдәге савыттагы тонусны күтәрә торган (шул исәптән энергетик) алкогольсез эчемлекләрне берәмләп сату тыела.

Тәкьдим белән чыгучылар фикеренчә, Россиядә моңа кадәр энергетикларны берәмләп сату закон дәрәҗәсендә көйләнмәгән. Шул ук вакытта Дәүләт Думасына еш кына төрле иҗтимагый оешмалар мөрәҗәгать итүен, мондый эчемлекләрне сатуны тыюны сорауларын да билгеләп үткән алар.

«Яшьләр эчемлекләрне бернинди чикләүләрсез сатып ала, аны сәламәтлеккә, барыннан да бигрәк йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерә торган күләмдә куллана», диелә проектка аңлатмада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре