18 яшькә кадәрге балалары булганнарга өстәмә ял көне кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә 18 яшькә кадәрге балалары булган эшләүче ата-аналарның берсенә өстәмә ял көне кертергә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутаты, гаиләне яклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Евгений Марченко РФ Хезмәт һәм социаль министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Life интернет-басмасы хәбәр итә.

Марченко фикеренчә, өстәмә ял көне бирү ата-аналарга балаларын тәрбияләү һәм үстерүдә активрак катнашырга ярдәм итәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара гаилә тәрбиясенең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытырга булышачак.

Моннан тыш, парламентарий фикеренчә, бу буыннар арасында тагын да ныклы эмоциональ бәйләнешләр булдыруга ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре