19 яшьлек студент талпан кадалып һәлак булган

Пермь краенда 19 яшьлек студент талпан кадалганнан соң үлә, дип яза «КП-Пермь».

Июнь азагында Чермоз районында яшәүче егетне талпан тешләгән. 23 июньдә аны аңсыз килеш реанимациягә алып киләләр. Егет ике атна табиблар күзәтүе астында ята.

Белгечләр ачыклаганча талпанда ике инфекция була. Край сәламәтлек саклау министрлыгында мәгълүматны расладылар һәм пациентка кирәкле ярдәм күрсәтелде дип белдерделәр.

19 яшьлек егет агросәнәгать техникумының автомеханика бүлегендә укыган була.

https://vatantat.ru/2021/05/54771/

Хәзер тикшерү уздырыла, фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре