2024 елда диспансеризацияне кемнәр узарга тиеш?

18 дән 39 яшькә кадәрге кешеләргә – аны 3 елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң – һәр ел саен узарга кирәк.

Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, быел 1985, 1988, 1991, 1994, 1997, 2000, 2003, 2006 елларда һәм 1985 елга кадәр туган кешеләр диспансеризация узарга тиеш. 18 дән 39 яшькә кадәргеләргә – аны 3 елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң һәр ел саен узарга кирәк.

Моның өчен иң элек үзегезнең сырхауханәдә регистратурада яисә терапевт аша ОМС полисы буенча медицина тикшеренүенә языласы. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.
Быел күчмә медицина тикшерүләрен рөхсәт итүне күздә тоткан яңа кагыйдәләр үз көченә кергән. Табиблар бригадалары хезмәткәрләрне – турыдан-туры предприятиедә, студентларны – уку йортында тикшерә алачак, дигән сүз бу. Моның өчен оешмалар җитәкчеләре медицина учреждениеләре белән килешү төзергә һәм медицина тикшерүен үткәрү өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итәргә тиеш.
Сүз уңаеннан, диспансеризация 1 көн ял алу хокукы бирә. Ә инде пенсионерларга һәм пенсиясе алды яшендәге кешеләргә 2 ял көне бирү каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре