Бу «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарыбызны торак белән тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирде, дип яза «Татар-информ».
Ятим балаларга яшәү өчен тулысынча әзер булган торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортларда бирелде.
Барлык фатирлар да сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.
2013 елдан башлап ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 5796 фатир тапшырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез