Газетага язылу

2025 елда долларга карата иң нык кыйммәтләнгән валюта билгеле

Узган ел йомгаклары буенча рубль долларга карата иң нык кыйммәтләнгән валюта булган. Моны РИА Новости биржа мәгълүматлары нигезендә исәпләп чыгарган.

2024 елның декабре белән чагыштырганда, рубль курсы долларга карата 31 процентка ныгыган.

Бу күрсәткеч буенча икенче урында швед кронасы (19,9 процентка), өченче урында венгр форинты (19,4 процентка). Шулай ук бишлеккә Колумбия песосы (18,9 процентка) һәм чех кронасы (17,2 процентка) кергән.

Ун валюта узган елны минуста япкан. Барыннан да бигрәк Аргентина песосы 29,2 процентка көчсезләнгән. Аның белән бергә антилидерлар өчлегенә төрек лирасы (18,3 процент) һәм Ливия динары (9,2 процент) кергән. Соңыннан Шри-Ланка рупиясе (5,5 процент), шулай ук Непаль һәм Һиндстан рупияләре (5 процент) бара.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, 2025 елда долларның рәсми курсы 23,45 сумга төшкән. Ел дәвамында аның иң максималь күрсәткече 15 гыйнварда – 103,44 сум, ә иң минималь күрсәткече 6 декабрьдә – 76,09 сум булган. Евро 15 гыйнварда 106,25 сум һәм 19 мартта 87,57 сум булган.

Россиянең Икътисади үсеш министры Максим Решетников сүзләренчә, рубльнең хәзерге ныклы курсы шактый югары процент ставкалары шартларында ихтыяҗ һәм тәкъдимнең чын нисбәтен күрсәтә. Киләсе елда курс «август һәм сентябрьдә уйлаганнан ук ныграк булачак», – дип өстәгән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре