2025 елга дөньяда тәмәке тартуны 30 процентка киметү бурычы куелган

Дөньяда 100 миллионнан артыграк кеше электрон тәмәке, ягъни вейп тарта. Шуның кимендә 15 миллионы – 13–15 яшьлек үсмерләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, вейплар асылда керем дәрәҗәсе югарырак булган илләрдә кулланыла. Электрон тәмәкенең зыяны кимрәк дип саналса да, чынында ул яшь буынны тәмәке тартуга җәлеп итә. Моннан тыш, соңгы дистә елда никотинга каршы алып барылган эшне юкка чыгарырга мөмкин.

2025 елга дөньяда тәмәке тартуны 30 процентка киметү каралган булган. Оешма мәгълүматлары буенча, бүгенгә тәмәке тартучылар 27 процентка кимегән. Күздә тотылганнан 50 миллион кешегә азрак сан бу.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре