Җирдәге могҗизаларны күп вакытта күктәге күренешләргә бәйлиләр. Бу җәһәттән 2025 елда безне ниләр көтә? Физика-математика фәннәре кандидаты, астрономия буенча белгеч Ким Шакиров белән без шул сорауга җавап эзләдек.
– Ким Сәлимович, фән буларак астрономия белән кызыксынучылар әллә ни булмаса да, күктәге хәлләр, йолдызлар, планеталар игътибарны җәлеп итми калмый. Быел безне нинди яңалыклар көтә?
– Быел яңалыклар искиткеч күп. Шунысын да әйтергә кирәк: аларның күбесен гади күз белән генә күзәтергә мөмкин булачак. Иң мөһим дигәннәреннән, 28 февральдә планеталар парады көтелә, ягъни Кояш системасындагы җиде планетаны бер сызыкта күреп булачак. Әмма ул һич кенә дә «гаскәр кеби рәт-рәт сафка басып тора» дигән сүз түгел, ә бәлки бер урында тупланып торганны аңлата. Мондый күренеш 15 елга бер генә тапкыр күзәтелә. Шуңа күрә профессионаллар өчен дә, гади кешеләр өчен дә бик кызыклы булыр дип уйлыйм. Димәк, бу көнне Венера, Марс, Юпитер, Сатурн, Нептун, Уран һәм Меркурий планеталарын берьюлы күреп булачак. Бу – могҗизага тиң күренеш. Һәм аны Россиянең Европа өлешендә күзәтергә мөмкин. 29 мартта Ай Кояшны тулысынча капларга җыена, мондый күренешне Кояш тотылу дип атыйлар. Бу бигрәк тә Россиянең төньяк районнарында ачык күзәтеләчәк. Илебезнең калган өлешләрендә өлешчә генә, әмма сизелерлек булачак. Күзәтә калсагыз, зыяны булмасын өчен, махсус күзлекне барыбер кияргә онытмагыз. 12 августта Марс планетасы Җиргә бик якын килә. Бу вакытта Марс төнге күктә яп-якты объект булып күренеп торачак. Мондый күренеш тә берничә елга бер генә тапкыр була. Шуңа күрә форсаты чыкканда, күзәтми калмагыз. 12–13 августта Персей йолдызлыгының иң актив чоры. Шул сәбәпле персеид, ягъни метеор агымы күзәтеләчәк. Бу агым үзенең яктылыгы һәм метеорлар санының күп булуы белән аерылып тора. Хәтта очкыннарның саны сәгатенә 100 тирәсе булырга мөмкин. 21 сентябрьдә Кояш боҗра сыман булып өлешчә тотыла, ягъни Айның диск рәвешендәге фигурасы Кояшны тулысынча каплап бетерә алмый. Мондый күренешне Россиянең көньяк районнарында күзәтеп булачак.
– Әлеге күренешләрнең кеше организмына тәэсире бармы?
– Сизелерлек түгел дип уйлыйм. Ә менә Кояш активлыгының иң югары ноктасы дигән сүзләргә игътибар итәргә кирәк. Россия галимнәре Кояшның иң актив вакыты 2025 елның җәенә туры киләчәк дип фаразлый. Әйтергә кирәк, ул 2024 елда да бик югары булган иде. Әмма ноябрь, декабрь айларында вакытлыча пауза ясап алды кебек. Белгечләр әйтүенчә, Кояшның активлыгы хәтта 2028 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Кешенең сәламәтлеге белән дә «уйнарга» мөмкин. Магнит давылы дигән сүзне ишетмәгән кеше юк бит инде хәзер. Һава торышын әйткәндә дә гел куркытып, кисәтеп торалар. Кояш активлыгы арту – магнит давылы арту дигән сүз. Шул сәбәпле, чыннан да, әллә нинди проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әмма һәрвакытта да, һәр кешедә дә түгел. Минемчә, без магнит давылы дигән сүзләргә шул дәрәҗәдә күнегеп киттек бугай, ишетүгә күп кешедә психосоматика, ягъни үз-үзеңне ышандыру күренеше башлана. Югыйсә, медицина күзлегеннән караганда, магнит давыллары сәламәтлеккә әллә ни зыян китермәскә тиеш. Юк-бар әйберләргә без кайчак гадәтләнеп кенә китәбез.
Рус галиме Александр Чижевский әйтүенчә, Кояш активлыгының иң югары ноктасы (аның кайчан булуы турында галимнәрнең фаразлары төрлечә) вакытында пандемия, эпидемияләр баш күтәрергә, җинаятьләр дә чамадан тыш артып китәргә мөмкин. Гади генә әйткәндә, кешеләр тик торганда да юләрләнә башлый, дип әйтәләр. Бу хакта галимнәр беләләр, ә ни өчен дигән сорауга әлегәчә җавап таба алмыйлар.
– Кояшның активлыгы һава торышына да йогынты ясыйдыр?
– Алар бер-берсенә бәйле түгел. Хәтта кояш бик актив вакытта да явым-төшемле һава торышы булырга мөмкин. Без бит әле глобаль җылыну чорында да яшибез. Димәк, быел җәй җылы була дисәк, берничек тә ялгышмыйбыз. Шулай да җәен көннәр дә җылы булып, өстәвенә кояшның да активлыгы көчәйсә, ультрашәмәхә нурлар арта дигән сүз. Монысы исә, сүз дә юк, сәламәтлек өчен бик куркыныч. Мондый очракларда башка киеп, тәнгә крем сөртеп, ягъни сакланып йөрергә кирәк. Яңа ел каршылаганда бу сүзләрне сөйләргә иртәрәк тә кебек. Әмма барыбер игътибарсыз калдырырга ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез