Газетага язылу

2026 елда балалары бакчага йөргән гаиләләргә компенсация бирү тәртибе яңартылачак

Казанда 2026 елда балалары бакчага йөргән гаиләләргә компенсация бирү тәртибе яңартылачак.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров шул хактагы карарны имзалады.

Документ балалары муниципаль бакчаларга, гомуми белем бирү мәктәпләрендәге мәктәпкәчә төркемнәргә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы хосусый белем бирү учреждениеләрендәге муниципаль төркемнәргә йөргән ата-аналарга социаль ярдәмнең яңа чараларын раслый.

Компенсацияләр 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Түләүләр гаиләнең җан башына уртача керемен исәпкә алып, балаларның законлы вәкилләренә билгеләнәчәк. Компенсация күләме тиешле формула буенча билгеләнә һәм ул керем дәрәҗәсенә, балалар санына һәм ата-аналар түләгән суммага бәйле. Анда 18 яшькә кадәрге балалар, 23 яшькә кадәрге студентлар, шулай ук опекадагы һәм тәрбиягә алынган балалар категорияләре исәпкә алына.

Компенсацияләрне билгеләү һәм түләү белән Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе шөгыльләнәчәк. Документлар кабул итү һәм гражданнарга консультация бирү килешү буенча махсуслаштырылган оешмага тапшырылачак.

Компенсация алу өчен ата-аналар гариза, 12 айлык керем турында документлар, туу турында таныклык күчермәләре, балалар бакчасы белән төзелгән килешү һәм бала тәрбияләү хакында белешмәләр бирергә тиеш. Карар ун көн эчендә кабул ителә. Компенсация алты айга билгеләнә, шуннан соң аны яңадан рәсмиләштерергә кирәк.

Карар шулай ук 2025 елда гамәлдә булган шундый ук документны үз көчен югалткан дип таный. Документ 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре