2026 елда булачак ял көннәре билгеле

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2026 елда ял көннәрен күчерү турында карарны раслады.

3 һәм 4 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килә, шуңа күрә бу көннәр 9 гыйнварга – җомга көненә һәм 31 декабрьгә – пәнҗешәмбегә күчерелә.

Хезмәт кодексы нормаларын исәпкә алып, 2026 елда Россия халкын озакка сузылган яңа ел каникуллары көтә – алар 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына тикле дәвам итәчәк. Моннан тыш, ялларның өстәмә чоры да расланган: 21 – 23 февраль, 7 – 9 март, 1 – 3 май һәм 9 – 11 май, шулай ук 12 – 14 июнь.

Шулай ук 4 ноябрь һәм 31 декабрь дә өстәмә ял көне була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре