2026 елда озын яллар 2025 елдагыга караганда күбрәк булачак

Киләсе елда атнасына биш көн эшләүче татарстанлыларның сигез озын яллары булачак.

Бу 2025 елга караганда күбрәк. Республикада яшәүчеләр кайсы айларда өстәмә ял итәчәк – «Татар-информ» материалында.

Гыйнвар аенда Татарстан халкы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан берьюлы 11 көн ял итәчәк. Февральдә озын ял көннәре 21еннән 23енә кадәр дәвам итәчәк, өстәмә ял көне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Мартта Татарстан халкы ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк – 7-9 мартта һәм 20-22 мартта. Бу айда Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк (бәйрәм итүнең ахыргы датасы Татарстан Рәисе указы белән билгеләнә, ләкин ТР мөселманнары Диния нәзарәте календаре буенча, Ураза бәйрәмен республикада 20 мартта билгеләп үтәргә планлаштыралар). Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк.

Июньдә татарстанлылар 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк, бу Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле. Татарстан Республикасы көне булуга карамастан, августта ТР халкының озын ял көннәре булмаячак. 2026 елда бәйрәм ял көне якшәмбегә туры килә, әмма республика бәйрәмнәре вакытында өстәмә ял көне, әгәр ул шимбә яки якшәмбегә туры килсә, күчерелми.

Ноябрьдә озын ял көннәре ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә 6 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук ел дәвамында Татарстанда яшәүчеләрнең атна уртасында ике ял көне булачак – 27 май (Корбан бәйрәме, ТР Рәисе указы белән билгеләнәчәк) һәм 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре