2026 елда иминият пенсияләре күләме 7,6 процентка күтәрелә, бу инфляция дәрәҗәсеннән артып китә. Картлык буенча уртача иминият пенсиясе якынча 2 мең сумга артып, якынча 27,1 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов хәбәр итте. Аның сүзләрен «RT» китерә.
Аның сүзләренчә, элегрәк баскычлы система кулланылган, ул вакытта түләүләр елга берничә тапкыр инфляциягә, Социаль фонд бюджеты керемнәренә һәм хезмәт хаклары динамикасына бәйле рәвештә төзәтелгән. 2026 елда Хезмәт министрлыгы 1 гыйнвардан бер индексация белән чикләнү карарын кабул иткән.
Мондый алым пенсионерларга ел башыннан ук, ел дәвамында өстәмә төзәтмәләр көтмичә, яңа күләмдә түләүләр алырга мөмкинлек бирәчәген әйткән Гаврилов. Моннан тыш, бу карар бюджет планнарына бәйле: 2026 елга федераль бюджет проектында пенсия һәм социаль тәэмин итүгә 18 трлн сумнан артык акча каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез