2026 елның 1 февраленнән инфляция дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, Россиядә максималь эшсезлек пособиесе күләме 16 мең сумга кадәр арттырылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте.
Хезмәт министры Антон Котяков эшсезлек пособиесен индексацияләү планнары турында сөйләде. Арттыру 6,8 процент тәшкил итәчәк.
2025 елда бу пособиесенең максималь күләме 9,5 процентка индексацияләнгәннән соң 15 мең сумнан артык. Төньяк коэффициентлар кулланыла торган төбәкләрдә түләүләр 16 мең сумлык билгеләнгән суммадан артып китәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез