Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гаффаров алып барды.
2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны 32 очракка кимегән (2025 елда - 575, 2026 елда - 543), һәлак булучылар саны 17 кешегә арткан (2025 елның өч аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 46 кеше үлгән, 2026 елда - 63), 67 кешегә азрак җәрәһәт алган (2025 елның өч аенда - 744 кеше, 2026 елда - 677 кеше).
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуның төп сәбәпләре-кара-каршы бәрелешләр, җәяүлеләрне бәрдерү, каршылыкка менү һәм исерек хәлдә транспортка идарә итү.
Һәлак булучыларның 40%тан артыгы кара-каршы бәрелешләрдә теркәлгән, шуларның 9 кеше автомобиль юлының узып китү тыелган урыннарында һәлак булган.
2026 елның гыйнвар һәм март айларында республика юлларында «Каршы полоса» профилактик чаралары уздырылды, нәтиҗәдә әлеге төрдәге («узышу тыелган») ике меңнән артык хокук бозуга чик куелган. Хәзерге вакытта 15-28 апрельдә шулай ук «Каршы полоса» гамәле уза.
Айрат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, һәлак булучыларның 16%ы җәяүлеләр (10 кеше). Шул ук вакытта 10 җәяүледән 8е тәүлекнең караңгы вакытында начар һава шартларында һәлак булган. Җәяүлеләрнең бер өлеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә салкын карау аркасында һәлак булган (җәяүленең машина юлында теге якка чыгу максатынла булмавы, машина юлы буйлап йөрүе).
Марттан апрельгә кадәр Татарстанда «Җәяүле» профилактик чарасы уздырылган. Нәтиҗәдә, гадәттәге көннәргә караганда ике тапкырга күбрәк хокук бозулар туктатылган (нәтиҗә 1 900 хокук бозу булды).
Июньдә «Җәяүле» чарасын кабат үткәрү планлаштырыла.
Юллар буенча вәзгыять түбәндәгечә.
Федераль юлларда һәлак булучылар саны кимегән, әмма юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан.
Төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны 3 очракка арткан, һәлак булучылар саны 18 кешегә арткан, 36 кеше һәлак булган.
Карала торган чорда җирле әһәмияттәге юлларда 15 кеше һәлак булган (үлүчеләр саны 6 кешегә арткан).
Федераль трассаларда барлык аварияләр күрсәткечләренең шактый артуы М-12 «Көнчыгыш» юлында теркәлгән. Төп сәбәп - тизлек режимын бозу.
Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Алабуга, Зеленодольск, Түбән Кама, Тукай һәм Чистай районнарында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арткан.
Нотыкчы пассажирлары балалар булган юл-транспорт һәлакәтләренә аерым игътибар бирде.
«Балалар автокреслосы Дәүләт автоинспекциясе теләге түгел, ә баланың гомере һәм сәламәтлеге иминлеге гарантиясе икәнен һәркемгә җиткерергә кирәк», – диде Айрат Сәмигуллин.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, язгы каникул көннәрендә балалар һәм яшүсмерләр катнашында аварияләрне киметү буенча чаралар уздырылган. Балалар һәм аларның ата-аналары белән 1000нән артык профилактик әңгәмә үткәрелгән. Массакүләм мәгълүмат чараларында 500 гә якын материал бастырылган. Ул мондый эш актив алып барылган Әгерҗе һәм Мөслим районнарын уңай яктан билгеләп үтте.
Язгы-җәйге чор җитү белән юлларда питбайклар, мотоцикллар күбәйгән, шул исәптән – балигъ булмаганнар идарә итеп тә. Балигъ булмаган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең һәр очрагы буенча җинаять кодексының 151.2 маддәсе буенча ата-аналарны (законлы вәкилләрне) җәлеп итү өчен Тикшерү комитетына хәбәр ителәчәк. Мондый һәр фактны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту күздә тотыла.
Быел ДАИ шәхси составы мотоциклчыларга карата 168 материал төзегән инде, шуларның өчтән бере, ягъни 56сы - балигъ булмаганнарга карата.
ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы юлларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне әйтте, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Шулай ук «Россия автомобиль юллары» ДК юлларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар, Чистай районы территориясендә аварияләрнең арту сәбәпләре һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия эшчәнлеге турында нотыклар яңгырады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез