– Барлыгы 3437 очрак теркәлде. Кырыкалдарлар тозгынына күбесенчә хатын-кызлар эләгә. Зыян күрүчеләрнең 37 проценты 30-49 яшьлек кешеләр. Алданучыларның 26 проценты – 18-29 яшьлекләр, 23 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, – диде Рәдис Йосыпов.
Схемалар әле дә шул ук: өстәмә җиңел акча эшләү, инвестицияләр белән кызыктыралар. Соңгы арада мессенджерларга «Син бу кешене беләсеңме? Авариягә эләккән» дип, вируслы видеолар җибәреп алдау очраклары аеруча күп булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез