Эксперт сүзләренчә, окладтагы хезмәткәрләр өчен отпускка киткәндә югалтулар күләме айдагы эш көннәре санына бәйле. Алар азрак булган саен, ял итү отышлырак була.
Июнь һәм октябрь айларында 21 эш көне булачак – бу айларда ял шулай ук хезмәт хакында зур югалтуларга китермәячәк. Ә менә 22 эш көне булган айларда бераз отарга да мөмкин.
Бу хезмәткәрләрнең хезмәт хакын окладта тулысынча, эш көннәре санына бәйсез рәвештә исәпләүләре белән бәйле. Шул ук вакытта бер эш көненең бәясен окладтан һәм айдагы эш көннәре саныннан чыгып исәплиләр: алар никадәр азрак булса, һәр көн шулкадәр кыйммәтрәк. Ял көннәре исә уртача көнлек хезмәт хакына бәйле һәм айга карап үзгәрми.
Шуңа күрә кыска айларда яллар хезмәткәр шул ук эш көннәрендә алган хезмәт хакыннан түбәнрәк булырга мөмкин. Күп санлы эш көннәре булган айларда аерма, киресенчә булачак, дип аңлатты Южалин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез