Газетага язылу

2027 елда тарих белән математика буенча БДИда үзгәрешләр көтелә

2027 елда тарих белән математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр көтелә.

Бу хакта Федераль педагогик үлчәмнәр институты мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

Тарих буенча биремнәр  саны арта: 2026 елда БДИ биремнәре 21 булса, 2027 елда имтихан 22 биремнән торачак. Имтиханда тарихи чыганак белән эшләү буенча биремнәр саны арта: моңа кадәр мондый биремнәр ике булса, 2027 елда алар өчәү булачак. Шул ук вакытта катлаулылыгы югары булган биремнәр саны үзгәрми.

Үзгәрешләр профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханына кагыла. 2027 елда профильле математикадан БДИ 20 биремнән торачак, моңа кадәр ул 19 биремнән торды. Математика буенча база дәрәҗәсендәге имтиханда үзгәрешләр көтелми.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре