Татарстан Министрлар Кабинеты 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерүнең яңартылган программасын раслаган. Ул җитештерү күләмен арттыру, заманча технологияләрне гамәлгә кертү, цифрлаштыру һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш хакын күтәрүне күздә тота. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Бәяләрнең тотрыксызлыгы, квалификацияле белгечләр кытлыгы кебек проблемаларны хәл итүдән тыш, документта азык-төлек иминлеге һәм экспортны үстерү мәсьәләләре аерым игътибар үзәгенә алынган. Шулай ук, инновацияләр кертеп, тармакны цифрлаштырып, үсемлекчелек, терлекчелекне яңарту, кече бизнеска ярдәм итү, җитештерү һәм логистика өчен сервислар булдыру күздә тотылган.
Аерым алганда, 2030 елга республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексын 2021 елгы күрсәткечтән 141,7 процентка җиткерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакын 75 849 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез