23 яшьлек егет бурычын түләмәс өчен кредитларын мошенникларга сылтап калдырган

Баулы шәһәр прокуратурасы 23 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган. Ул белә торып яла ягуда гаепләнелә. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Эш материаллары буенча, гаепләнелүче 2024 елның 9 апреленнән 9 майга кадәр, янәсе, үзенең мошенниклар корбанына әйләнүе турында 23 тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир-ат үзе әйткәнчә, имештер, мошенниклар аның исеменә кредитлар алган.

Тикшерү уздырылганнан соң кредитларны ир-атның үзе үк алуы, бурычын түлисе килмәгәнгә, органнарга мөрәҗәгать итүе ачыкланган. Ул гаебен таныган, эш судка җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре