25 яшьлек егет әнисе белән үги әтисен, сөйгән кызын, дусларын агулаган

Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек ир-ат агулар белән сынау үткәргән: аны ул шыпырт кына сөйгән кызы, дуслары һәм туганнары ризыгына сипкән.

Балашихада 25 яшьлек егет әнисе һәм үги әтисен агуларга маташуда шикләнеп тоткарланган. Аңа үтерү омтылышы буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта “RT” Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Егет сорау алу барышында февраль башында дустын үтергәнлеген таныган. Ул, морска агу салып, дустына шуны эчерткәнлеген әйткән.Килеп туган хәл буенча тагын ике җинаять эше кузгатылган. Агулаучының якыннарын агулауның биш очрагына катнашы булуы да тикшереләчәк. Кайбер чыганаклар язганча, бу адәм шулай ук сөйгән кызы һәм аның ике ир туганы ризыгына да агу сипкән. Егетнең сөеклесе бик нык агуланган хәлдә реанимациягә эләккән, әмма, бәхеткә, исән калган. Моннан тыш агулар белән мавыгучының әбисе үлеменә дә катнашы булырга мөмкин икән әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре