Башлангыч мәгълүматларга караганда, вәхшинең психикасында тайпылышлар булган.
Ижау шәһәрендә 25 яшьлек егет үсмер кызны 17нче каттан ыргыткан, шуннан соң үзенә кул салган. Бу хакта “РИА Новости” хокук саклау органнарындагы чыганакларына таянып хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматларына караганда, вәхшинең психикасында тайпылышлар булган. Бәхетсез кыз шундук җан биргән.
Россия Тикшерү комитетының Удмуртиядәге Тикшерү идарәсе “Баланы үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Фаҗига урынына шәһәрнең Индустриаль районы прокуроры килгән. Баланың һәлак булу очрагы буенча тикшерү үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез