– Баламны бик авыр таптым. Озак интектем. Ул чакта табиблар бик йөгереште. Алар мине коткарыр өчен тырышкан икән. Үзләре үк, мондый очракларда без баланы түгел, ананы уйлыйбыз, диделәр, – дип искә ала Рәзинә. – Кызым дөньяга килгәндә имгәнгән. Баш мие, умыртка сөяге, нерв системаларына зыян килү аркасында ДЦП диагнозы куйдылар. Хәле яхшы түгел иде. Аны хастаханәдә калдырып, мине кайтарып җибәрделәр. Табиблар 3 ай баланың гомере өчен көрәште. Инде яшәмәс дип уйладык. Әмма янына кереп эндәшкәч, кызым күзләрен ачты. Менә шул чакта мин аның яшәячәген аңладым.
Ничек тә баланың гомерен саклап калырга кирәк! Ана сабые өчен көрәшә башлый. Әкренләп мең сорауга җавап эзләгән күңеленә дә тынычлык килә. Шунда чакта кулына Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Вәгазьләр» китабы килеп керә.
– Ул китапта «Ни өчен Җир йөзендә авыру балалар туа?» дигән сорауга да җавап бар иде. Укыдым да тынычландым. Сабыр булырга тырыштым. Язмышлардан узмыш югын аңладым. Дөрестән дә, мин бәргәләнеп кенә берни булмас иде. Әмма йөрәк әле барыбер карышты. Баламны уйлап күз яшьләрен күп түктем, – ди Рәзинә. – Һәр анага үз баласы бик якын икәнен тагын бер кат аңладым. Нинди булса да, син аны яратасың. Кулыңа алуга, күңелеңдә әйтеп бетермәслек хис туа. Киләчәккә өмет һәм ярату яшәтте мине.
Рәзинә ире Рамилгә дә бик рәхмәтле. «Әгәр аның җылы сүзе, ныклы карашы булмаса, нишләр идем...» – ди ул.
– Авыру бала үстерүче әниләр белән күп аралаштым. Кызганыч, күбесе авырлык алдында ялгыз калган. Ирләре түзә алмыйча, аерылып киткәннәр дә байтак. Безнең Рамил беркайчан миңа авыр сүз әйтмәде. Һәрвакыт терәк булды. Мин шул көннән бер сәгать тә эшләгән кеше түгел. Бөтен тормышны ирем өстерәде. Әле дә шулай, – ди Рәзинә. – Кызым туганда улыбызга 4 кенә яшь иде әле. Гаиләбезгә килгән сынау аны да тиз үстерде. Бөтен игътибар Регинага булгач, улымны кочаклап утырырга да вакытым җитмәде. Ул кечкенәдән үзен үзе карады. Балама да рәхмәт. Йөрәктәге хисләремне аңлап, авыру сеңлесен аякка бастырырга тырышуымны күреп үсте. Шөкер, инде үз гаиләсе бар, матур итеп яшиләр.
Регина бик тере бала булып үсә. Гел тернәкләндерү үзәкләренә йөртү бушка китми. Дөрес сөйләшә, хәтере яхшы аның.
– 7 яшендә намаз укырга өйрәнде. Ул чакта әти-әниемә карап бөтен догаларны ятлады. Аңа карап без дә дингә килдек, – ди Рәзинә. – Тормышның төрле чагы булды. Кайчак гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыккалады. Бервакыт Җәлил хәзрәтне өйгә чакырдык. Менә шул вакытта ул безнең гаиләне тагын бер кат саклап калды. Үз киңәшен бирде. Регина аны бик ярата. Әле дә аралашып торалар. Беләсезме, Җәлил хәзрәт – безнең бик зур хыялыбызны тормышка ашырган кеше ул. Регина, Гомрә хаҗына барасым килә, дигәч, ул гаиләбезгә юллама бирде. Ирем һәм кызым белән бергә быел изге җирләрне күреп кайттык. Аллаһы Тәгалә кызыбыз аша безне зурлап кына тора, – ди Рәзинә. – Регинаның авыруы бөтен нәселебезне берләштерде. 26 ел эченә бары туганнар ярдәме белән яшәдек. Авыр чакларда, матди ярдәм кирәк вакытта алар терәк булды. Якыннар да аңламаса, бик авыр булыр иде. Нинди генә авырлык килсә дә, үзебез җиңәргә тырыштык. Безгә берәү дә берни тиеш түгелен аңлыйбыз. Кызыбыз аша нәселебезгә бирелгән сынауны узабыз. Яшьрәк чакта, ни өчен миңа бу сынау, дип өзгәләнә идем. Хәзер инде барысын да аңладым. Аллаһы Тәгалә безгә бүләк ясаган икән бит! Регина – җәннәткә юл ачучы кешем ул. Шуңа да авыру бала, туганнарын караучылар уфтанмасын, әле бит бакыйлыкка да күчәсебез бар.
Регина бар нәрсәне аңлый, сөйләшүен аңлап бетереп булмаса да, дөрес итеп яза, барлык теләкләрен җиткерә ала.
– Шөкер, юлыбызда мәрхәмәтле кешеләр дә еш очрап тора. Алар баламның бар теләген чынга ашыра. Бу сынауда бөтенебез дә сыналабыз кебек. Без дә, якыннарыбыз да, хәтта бер белмәгән кешеләр дә. Бер генә теләгем – кызым үз-үзен йөртерлек булсын иде, дим. Һәр ана кебек мин дә балама бары тик сәламәтлек телим, – ди әнисе.
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Рәзинә исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89673638260 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез