Чаллы психологлары ярдәмгә килгән.
28 яшьлек хатын-кыз Чаллының “Рука помощи” хатын-кызлар һәм балаларга ярдәм итү буенча кризис үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Аның башка чарасы калмаган чөнки.
“Кичә безгә 28 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Уралдан Түбән Новгородка барганда ире аннан баш тартырга булган, чөнки арыган. Хатыннын юл читендәге кунакханә янында төшереп калдырган”, – дип сөйләп үткән үзәк җитәкчесе Люция Сибгатуллина “Челнинские известия” хәбәрчесенә.
Кунакханәдә аны, кызганып, берничә көнгә үзләренә сыендырганнар. Шул ук көнне үзәкнең психологы бәлага юлыккан хатын-кыз янына килеп җиткән. Алга таба бичараның тормышын җайга салу буенча чаралар күрү күздә тотыла.
Алар Түбән Новгородта яшәгән. Үзләре – Уралдан. Әти-әниләре янына кайтып килгән булганнар. Уралдан Түбән Новгородка Чаллы аша узганда, ире юлда ташлап калдырган.
“Хатын-кызның психик сәламәтлеге бигүк шәптән түгел – “паническая атака”лардан интегә. Барысы да балачагыннан башланган: начар гаиләдә тәрбияләнеп үскән ул. Әти-әнисе тыңламаган өчен җәза рәвешендә еш кына аны кая туры килсә – шунда калдырып киткән. Шул сәбәпле хатын-кызда корбан психотибы формалашкан. Мондыйлар, ир-атка бәйлелеккә төшеп, аның теләсә нинди кыланмышына түзәргә әзер. Ташламасын гына тик... Ире шуннан файдаланган да... Аны таныш булмаган шәһәрдә калдырып киткән. Бу исә хатын-кызның болай да таушалган психик халәтенең тагын да начараюына китергән”, – дип аңлатып үткән белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез