28 майда Бөтенроссия телемарафоны узачак

28 майда “Марафон здоровья #ВМЕСТЕЗДОРОВО” Бөтенроссия телемарафоны узачак.

Чара эшләүче халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча иң яхшы тәҗрибә алышу өчен федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият, предприятиеләр җитәкчеләрен, медицина белгечләрен берләштерә.

Телемарафон Россия төбәкләре катнашында Федераль Җыенының Федерация Советында үткәрелә. Аңа Татарстан Республикасы кушылып, сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләр белән таныштырачак. Төбәкне идарә итү үзәге студиясе телемарафон мәйданчыгына әйләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре