Үзе эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә сокланам. Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында 30 ел сыер савучы булып эшләүче Зөлфия Җәббарова белән танышкач, аның хезмәт сөючәнлеген, эш тәмен тоеп яшәвен күреп, терлекчегә карата хөрмәтем артты.
Безне ул йортында ягымлы елмаеп каршы алды. Үз хуҗалыгында эшләрен тәмамлап, фермада сыерларын савып, төшке аш әзерләп йөргән вакытына туры килдек.
– Авылда туып-үскәч, кечкенәдән үк эш бүлешеп тормыйсың бит инде ул. Һәркемнең ни эшлисе алдан ук билгеле, – дип сөйли башлады ул үзе турында. – Кул арасына керә башлагач ук, сыер саудык инде без. Аннан яхшы тормыш эзләп, шәһәргә чыгып китеп йөрмәдек, «монда тудык, монда кеше булдык», дигәндәй, тормышыбызны авыл белән бәйләдек. Эшли башлаган вакытта чиләкле аппаратлар белән сава идек сыерны. Хәзер сөт торбалар аша гына китә. Бер генә нәрсә дә үз урынында тормаган кебек, еллар узган саен терлекчелек тә үзгәрә.
Зөлфия апа әйтүенчә, сыер савучыга җитезлек һәм тырышлык кирәк, чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барысын да озакка сузмыйча гына эшләп куюың хәерле. Без барган көннәрдә генә Зөлфия апага сөенечле хәбәр җиткергәннәр иде. Озак еллар һәм тырышып эшләвен искә алып, Татарстанның атказанган терлекчесе исемен биргәннәр үзенә.
– Мин бүген 55 сыер савам. Малкайлар янына иртә-кич барабыз. Иртә белән 5 тулганчы фермада булабыз инде. Җәен бары тик сыер гына савабыз. Ә кышын эш арта. Сөтлебикәләрнең асларын чистартып, түшәп, азыкларын күтәреп калдырабыз. Шуңа күрә кышын хезмәт хакы да күбрәк. Җәен 40–45 мең сум акча алабыз. Мин эшемнән канәгать. Хезмәт хакларын вакытында алгач, бик рәхәт, – диде Зөлфия Җәббарова.
Хуҗалыкларда хезмәт хакын сөт күләменә карап билгеләгәч, бер дә сынатырга ярамый шул. Бүген Зөлфия апа 55 сыердан тәүлегенә 1,3 тонна сөт савып ала.
– Үзе эшемне бик яратып башкарам, – ди ул ихластан. – Авылым да, хуҗалыгым да күңелемә якын. Ярату булмаса, шуның кадәр эшләп булыр идеме икән? Белмим... Мин бит һәр сыерымны таныйм, холыкларын, кәефләрен дә беләм. Авырып торсалар да, хәлләрен шунда ук чамалыйм. Я ул башын салган була, я ятып тора, я күшәми, ашамый. Көн саен һәр сыерны кочаклап чыгам мин, чөнки чылбырга бәйләргә кирәк бит. Пычракка батса да, өсләре юеш булса да, кочакламыйча булмый.
Әлеге вакытта «Цильна» җәмгыятендә 12 сыер савучы эшли. Күпчелеге – 45–50 яшьлекләр. «Сездән соң кем калыр икән?» – дигән соравыбызга Зөлфия апа җәһәт кенә итеп: «Әле китәргә җыенмыйбыз бит. Ул сыерларны калдырып ничек китәргә кирәк? Булмаганны!» – дип, көлеп җибәрде.
– Кызларыбызның барысы да тырышлар. Озак еллар дус-тату эшлибез, бер гаилә шикелле булып беттек инде. Элек безнең турыда, ферма кызлары – авыл тоткасы, дип еш әйтәләр иде. Хәзер дә шундый без, – диде алдынгы сыер савучы.
Җәббаровлар үз хуҗалыкларында да абзар тутырып мал-туар тоталар. Соңгы елларда баш санын киметсәләр дә, терлек тотуны бетермәгәннәр. Тормыш иптәше Ингел Җәббаров та – алдынгы комбайнчы. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
– Хуҗалык булышмаса, сыерын да, бозавын да тотарга авыр булыр иде. Бездә ярдәм зур. Ни сорасаң, шуны бирәләр. Печәнен дә, ашлыгын да, – ди хуҗабикә. – Бу йортка килен булып төшкәндә миңа – 18, иремә 27 яшь иде. Гомер буе каенана белән яшәдем. Тормыштан зарланырга бер сәбәп тә юк. Ирем белән ике кыз бала тәрбияләп үстердек. Бер кызыбыз авылда – үзебез янында калды. Авыл безнең өчен барысы да: туган җир дә, торган җир дә, бәрәкәтле тормыш та.
Зөһрә Сайдыкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез