Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча махсус хәрби операция катнашучыларының 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары өчен татлы Яңа ел бүләкләре әзерләнгән. Аларның 18 меңнән артыгы республика муниципаль районнарына җибәрелгән, 9 меңнән артыгы Казанга тапшырылган, ә 3,5 меңе гуманитар йөк составында Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное төбәкләренә җибәрелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шәһәр һәм район Яңа ел чаралары вакытында республика һәм Казан районнары башлыклары бу бүләкләрне балаларга тапшырачак һәм Татарстан Рәисенең иң җылы теләкләрен һәм котлауларын җиткерәчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез