300 мең хезмәт хакына күркә тәмен татып караучыны эзлиләр

Себернең табигый продуктлар кибетләре челтәре эш эзләүчеләр өчен булдырылган бер сайтта сәеррәк вакансия – нарат күркәсе дегустаторы вакансиясен урнаштырган.

Мондый вазыйфага урнашучыга даими рәвештә нарат күркәләренең яңа төрләрен ашап карарга: аларның тәмен, исен һәм “төзелешен” тасвирлап, үз фикерләре белән уртаклашырга кирәк булачак.

Компания мондый эшкә урнашучыга 300 мең сум түләргә әзер. Шулай ук бонус рәвешендә бушлай экскурсияләр дә вәгъдә ителә, дип яза “Татар-информ”.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре