Бүген, Башкортостанның Уфа шәһәрендә бер хатынны яшен суккан, дип яза ye102.ru.
Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗига Уфаның Сипайлово бистәсендә дүртләр тирәсендә була. Билгеле булганча 33 яшьлек хатын-кыз су янында ял итә. Аны яшен сукканын күргән шаһитлар хатын-кызны "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен чакырта. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Коткаручылар яшен вакытнда сак булырга һәм сулыклар янында йөрмәскә киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез