44 яшьлек хатын-кызның үлемендә тәмәке төпчеге сәбәп булган

Яшел Үзәндә бер фатирда янгын чыгып, 44 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта “KazanFirst” Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Янгын күпфатирлы йортның өченче катындагы фатирда чыккан. Коткаручылар килеп җиткәнче, 10 кеше урамга мөстәкыйль чыккан.

Янгын сүндергәндә, хатын-кыз мәете табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, тәмәке тартканда саксыз кылану фаҗига сәбәбенә әйләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре