Газетага язылу

5 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

105 ел элек (1918) Россиядә яңа орфография кертелә

Бу көнне РСФСР мәгърифәт комиссариатының «Яңа язу кагыйдәләре кертү турында»гы декреты үз көченә керә.

Рус алфавитыннан «ять», «фита», «десятеричное» хәрефләре төшереп калдырыла, алар урынына Е, Ф, И хәрефләре кертелә. Калынлык билгесен сүзнең ахырында язу бетерелә, ләкин аеру билгесе буларак саклана. Шулай ук з һәм с белән тәмамланган приставкаларны, кайбер кушымчаларны язу кагыйдәләре дә үзгәрә.

67 ел элек (1956) беренче совет экспедициясе Антарктида ярына чыга

Экспедицияне география фәннәре докторы, Советлар Союзы Герое Михаил Сомов җитәкли.

1955 елның ноябрь ахырында Калининград портыннан махсус җиһазландырылган «Обь»дизель-электройөрешле корабы китә. 1956 елның 5 гыйнварында ул Антарктида ярлары янына килә һәм беренче совет фәнни экспедициясе ярга чыга. 1956 елның 13 февралендә үк «Мирный» станциясеөстендә СССР Дәүләт флагы күтәрелә.

292 ел элек (1731) Мәскәүдә беренче урам фонарьлары кабына

1730 елның ноябрендә сенат «Мәскәүдә кышынпыяла фонарьлар эшләү турында»гы указ чыгара. Бишенче гыйнварда шәһәрнең иң зур урамнарында бер-берсеннән «10 сажень ераклыкта» фонарьларкабына. Алар 1 сентябрьдән 1 майга кадәр һәм бары тик төнлә генә эшли. Беренче 520 фоанарьмайда эшли һәм каты яктыртмый. Электр фонарьлар Мәскәүдә 1880 елда гына барлыкка килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре