5 июльдә Яшел Үзәндә Иван Купала узачак

5 июльдә Яшел Үзән шәһәрендәге мәйданда славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәме узачак.

Кунаклар Россиянең төрле төбәкләрдән киләчәк. Бу бәйрәм Яшел Үзәндә дүртенче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр ул Югары Ослан районының Печище авылында үткәрелгән. Ни өчен Иван Купала нәкъ менә шушы җирлеккә килеп эләккән? Аның тарихы белән Казан шәһәрендәге “Спадчына” дип аталган белоруслар оешмасы рәисе Сергей Мардуенко  таныштырды.

– Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссиядәге Иван Купала музее Югары Ослан районы Печище авылына күчерелгән һәм шунда төпләнеп калган. Без бу бәйрәмне бик күптәннән,  ел саен үткәрәбез. Әмма авылда ул таррак форматта үтә иде, күп кунаклар чакырырга да мөмкинлегебез булмады. Бервакыт шулай Яшел Үзән шәһәре башлыгы Михаил Афанасьев: “Бу бәйрәмне киңрәк итеп үткәрәсегез килмиме?” – дип тәкъдим ясады. Ничек килмәсен инде? Рәхәтләнеп риза булдык. – диде ул.

Бәйрәм ел саен үзгәреп тора, төрле төсмерләргә байый. Бу хакта журналистларга Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Новикова сөйләде. Быел да аның бизәге булган һөнәрчеләр шәһәрчеге оештырылачак. 50 дән артык һөнәр иясе, осталыкларын күрсәтеп, мастер-класслар үткәрәчәк. Балалар өчен чараларны иртәрәк башларга ниятләп торалар.

Иван Купала – төнге бәйрәм. Тулысынча табигать белән бәйле. Ул иң кыска төнгә каршы, җәй үз көченә кергән чагында үткәрелә. Риваять буенча, бу төндә абага чәчәк ата. Аны күреп калган кешенең бар теләге дә тормышка аша. Бәйрәмнең төп ритуалы – учак ялкыннары аша сикерү. Бу уңайдан ут ялкыннары чистарту көченә ия дип ышанганнар. Бер-берсен яраткан парлар ялкын өстеннән сикергәндә кулга-кул тотынышып калсалар, димәк, аларның мәхәббәте көчле, нык дигән ырым да яши.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре