5 июльдә Казанда “Ефәк юлы” халыкара ярышы башлана

5 июльдә Казанда “Ефәк юлы” халыкара ярышы башланачак. Ралли-рейдта катнашучылар илнең 13 төбәге аша узачак. Маршрут озынлыгы – 5421 чакрым. Халыкара ярыш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Республика Хөкүмәт ярдәмендә уза.

Ярышны ачу тантанасы Меңьеллык мәйданында узачак. Кунакларны җырлы-биюле программа, мотоцикл, квадроцикллар тамашасы көтә. Катнашучылар 7 категориядә ярышачак. Узышның беренче көне 7 июльгә билгеләнгән. Беренче этапның махсус участогы Татарстан аша уза. 142 чакрымлык участок Лаеш районының Державино бистәсе янында башланып, Мамадыш районының Катмыш авылына кадәр дәвам итәчәк. Ралли 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Финиш – Мәскәүдә. Сүз уңаеннан, Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасы әлеге узышта 5 экипаж белән чыгыш ясый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре