50 мең сумлык хезмәт хакы булган татарстанлыларның пенсиясе нинди булачагын әйттеләр

Әгәр кеше 50 мең сум акча эшләсә, картлыкта ул 20 мең сум пенсиягә өмет итә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бу исәпләү ноль инфляция һәм үзгәрмәс законнар шартларында башкарылган. Шулай ук, исәпләүләр вакытында кешенең ел саен керем дәрәҗәсен арттырмаячагы да исәпкә алынган.

«Әгәр кеше гомере буе 50 мең сум хезмәт хакы алса, ноль инфляция һәм үзгәрмәс законнар шартларында, пенсия якынча 20 мең сум тәшкил итәчәк», – диде икътисадчы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2026 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 25,8 мең сум булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре