Газетага язылу

500 мең сумлык чәчәк: Татарстанда 22 яшьлек туташ мошенниклар кармагына эләккән

Казанда 22 яшьлек туташка, чәчәк китерү сылтавы белән, “курьер хезмәте” шалтыраткан.

Аферистлар, заказ номерын сораган булып, кыздан хәбәр белән җибәрелгән парольне әйттергән, дип яза “Татар-информ”.

Тиешле мәгъдүматлар алынганнан соң туташка Дәүләт хезмәтләре порталы һәм Росфинмониторинг “вәкилләре” бер-бер артлы шалтырата башлаган. Алар, янәсе, аның мошенниклар кармагына эләгүен: аферистларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын “ватып”, шәхси мәгълүматларын кулга төшерүен әйткән.

Шуннан соң кырыгалдарлар туташны акчасын урлатмас өчен 500 мең сумнан артыграк күчерергә күндергән. Бичара кыз берникадәр вакыттан соң гына аферистлар тозагына эләккәнлеген аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре