6 бала әнисе Солтания Гомәрова: «3 баламның гомерләре кыска булды»

Алты баласының өчесен югалткан ул, ире дә мәрхүм инде. Язмыш күпме генә сынаса да, Әлки районының Татар Әхмәте авылында яшәүче Солтания әби Гомәрова яшәргә көч табарга тырыша. Һәрвакыт түзәсе! Хәзер инде оныгы Илнарның СВОдан кайтканын көтә. Җылы очрашулар насыйп булсын.

Гомере туган авылында үткән Солтания апаның. Сыер сауган, бозау караган, кыр эшендә хезмәт куйган. Эштән беркайчан да курыкмаган. Ире Барый белән 36 ел гомер итә алар. Ничек туры килгән, туган көннәре арасы да бер генә көн бит! Тик матур гына яшәп ятканда, 55 яшендә вафат булган Барый абый.

– Бер кызым 4 яше тулганчы ук үлде. Анысы да Нурзия исемле иде. Яз көне базга егылып төште. Мин көмәнле килеш бәрәңге чүпли идем. Егылып төште дә: «Әни, мин чыгам», – дип сикереп торып уйный башлады. Өстәвенә кызамык белән дә авырый иде. Үтеп китәр, дидек. Шул чакта башына зыян килгән булган. Кан тамыры өзелеп үлекләгән. Беренче сабыемны шулай караңгы гүргә иңдерергә туры килде, – ди 84 яшьлек Солтания әби, хәсрәтле чакларын искә төшереп. – Аннан тагын биш бала таптым. Мөдәббир улым армиядә хезмәт иткәч, тугыз ел чит җирләрдә йөреп кайтты. Гомере кыска булды, 32 яшьтә якты дөньядан китеп барды. 11 ел элек кан тамыры өзелеп, кызым бакыйлыкка күчте. Ул да 32 яшьтә иде. Мәктәптә укучы ике улы калды. Киявем Айрат безне ташламады, аралашып яшибез. Бик яхшы хатынга өйләнде. Оныкларымны үз иткән өчен, Ләйсәнгә Аллаһның рәхмәте яусын. Уртак балалары тугач, мине кунакка чакырдылар. Оныгымның берсе юл идарәсендә эшли, икенчесе контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Әле беркөнне киявем шалтыратып, оныгым Илнарга медаль бирүләрен әйтте. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Ялгызы яшәсә дә, Солтания әбинең таяныр кешеләре бар,  шөкер. Балалары, оныклары ярдәм итеп тора. Ике кызы Әлки районында, улы Казанда төпләнгән. Аның өчен иң мөһиме – хөрмәт. Әнә әбекәй гөлләре янына килеп, елмаеп куйды. Алар арасында оныклары бүләк иткәне дә бар икән. Шау чәчәктә утыра алар.

– Сабыр итә белдем. Кайгыны эш белән җиңдем. Әгәр түзмәсәм, бу көннәрне, бәлкем, күрмәгән дә булыр идем. Бер ел эчендә йөрәккә ике тапкыр операция ясаттым. Үлем хәлендә алып китәләр дә табиблар дәвалап өйгә кире кайтара. Барлыгы биш операция кичердем. Быел үпкәм ялкынсынып хастаханәдә яттым. Гомерең бетмәгәч, яшисең, – ди ул, бер дә зарланмыйча. – Кызым үлгәч, җаныма урын таба алмадым. Бер ел буе аның телефонына шалтыраттым. Ул дәшми, ә мин сөйлим... Улларың белән бар да яхшы, дим. Урманга җиләккә, гөмбәгә күп йөрдем. Анда баргач, күңелдәгесен бушатып еладым, ачы хәсрәтемне сөйләдем. Йөрәктәгесе онытылмаса да, шөкер итеп яшим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре