Бүген Казанның “Лазурные небеса” торак комплексындагы киртә арасында хатын-кызның мәетен тапканнар. Бу хакта inkazan.ru “Казань на максималках” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бәхетсез хатын-кыз 37нче кат биеклегеннән егылган. Шунда яшәүчеләр әйтүенчә, бинада түбәгә чыгу юлы ябык, анда беркемне дә кертмиләр. Әмма һәлак булган хатын-кыз ничектер шуннан үткән.
Inkazan хәбәрчесенең Казан Сәламәтлек саклау идарәсенә медикларның фаҗига булган урынга килү-килмәү турында биргән соравы җавапсыз калган.
Социаль челтәрләрдә комментарий язучылар фикеренчә, хатын-кыз йә исерек, яисә бик нык стресс халәтендә булган. Шәһәрдә иң биек бинадан егылуның тәүге очрагы бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез