Газетага язылу

Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда чикләүләр кертелү ихтималы турында кисәттеләр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне 7 гыйнварда һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә.

Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда чикләүләр кертелү ихтималы турында кисәттеләр
Гөлнара Зиннәтуллина

Ведомство мәгълүматлары буенча, төбәктә көчле кар яву, тизлеге 14 м/с булган җил, буран фаразлана. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.

Һава торышына бәйле рәвештә трассаларның аерым участоклары вакытлыча ябылырга, шулай ук транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе республика халкына мөмкин булганча торак пунктлардан читкә бармаска һәм 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр юлга чыкмаска киңәш итә. Машина йөртүчеләргә шулай ук буран аркасында күз күреме кискен начарлану куркынычын исәпкә алырга киңәш итәләр.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм катлаулы участокларда оператив ярдәм күрсәтү өчен өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары кизү торачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре