Бөтендөнья азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы көне
2018 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе үзенең резолюциясе белән 7 июньне Бөтендөнья азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы көне (World Food Safety Day) дип игълан итә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сыйфатсыз азык-төлек ел саен 600 миллион чамасы азык-төлек авыруы китереп чыгара һәм кеше сәламәтлегенә, икътисадка тискәре йогынты ясый.
Трамвай бабасы
1872 елда Мәскәүнең үзәк урамнары буйлап атлы-тимер юлның беренче вакытлы линиясе ачыла. Моңа кадәр шәһәр халкы атларда, арбаларда йөргәннәр. Шуның өстенә извозчик хезмәте кыйммәт тә була. Атлы-тимер юлның тантаналы ачылышы бер айдан соң – 7 июльдә була. Чарада Александр II катнаша.
Таҗ-Махал
1632 елда 7 июньдә Таҗ-Махал мавзолее төзелеше башлана. Ул Тамерлан токымы, Бөек Монгол империясе падишаһы Шаһгали Җахан әмере нигезендә, ундүртенче бала тапканда вафат булган хатыны Мөмтаз-Махал истәлегенә салынган була. Соңрак монда Шаһгали Җахан үзе дә җирләнә. Таҗ-Махал һинд, фарсы һәм гарәп архитектура стильләре элементларын үз эченә ала. Мәчет 20 елдан артык төзелә.
Яңа химик элемент
1903 елда Берлинда Пьер Кюри яңа химик элемент – полоний ачылу турында игълан итә. Элемент алга таба киң кулланыш таба. Шул исәптән, 1945 елның 9 августында Америка тарафыннан Нагасакига ташланган «Толстяк» бомбасының элементы була. Соңыннан аны предприятиеләрдә һаваны ионлаштыру чыганагы буларак, космик аппаратлар өчен портатив җылылык чыганакларында да кулланалар.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез