Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты кояш астрономиясе лабораториясеннән шул хакта хәбәр иткәннәр. Галимнәр фаразына караганда, Җир 6сынан 7 ноябрьгә каршы төндә магнит давыллары йогынтысы зонасына килеп керәчәк һәм кимендә биш тәүлек шуның тәэсирендә калачак. Магнит давылларының көче кояш җиленең нинди буласына бәйле, ә ул әлегә мәгълүм түгел.
Белгечләр әйтүенчә, магнит давылы берничә көн дәвам итәчәк. Галимнәр мәгълүматлары буенча, җирнең магнит кыры тулысынча киләсе атнаның икенче яртысында – 13-14 ноябрьдә тотрыклыланачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез