Гомере буе шофер булып эшләгән ул. Лаеклы ялга киткәнче, «ашыгыч ярдәм» машинасын йөрткән. Ә хәзер кешеләрне уттан сакларга тырыша.
– Тизлек белән байтактан таныш инде мин. Шуңа да янгын сүндерүче машинага артык озак ияләнмәдем. Анда да, монда да кеше гомере өчен җаваплы, – дип сөйли Биектау районындагы Каймар авылында гомер итүче Корбангали Таҗиев.
Авылларындагы бер янгынны сүндерергә ярдәм иткәч, үз бригадасын булдырырга тели ул. Танышлары аша машинасын да табып, теләген чынга ашыра. «Кулланылыштан чыккан иде ул машина. Җитешсез якларын табып, булдыра алганча, рәткә китереп, яр-яңадан буяп, ялт иттердек без аны», – дип искә ала ул. Үзе артыннан ике улын да иярткән Корбангали абый: олысы шофер һөнәрен сайлаган, кечесе – янгын сүндерүче. «Нәселебездә юк иде бу һөнәр. Киләчәк буыннар ни эшләр, әмма хәзердән үк улларым өчен горурланып йөрим», – ди әти кеше.
Каймарда халык саны елдан-ел арта икән. «Бигрәк тә, күпбалалы гаиләләр байтак. Аларга ут бәласе килсә, бигрәк куркыныч бит. Андый очраклар да булды. Түбәсез калмасыннар өчен, шактый тырыштык. Безнең машинага сыярлык су күләме дә чикле бит: соңга калырга һич ярамый», – ди янгын сүндерүче.
Быел алар сигез урындагы ялкынны сүндерә алган. «Төрле чагы була, кайвакыт соңга калабыз. Дөрес мәгълүмат бирмиләр чөнки. Бер якта яна, диләр, ә янгын бөтенләй башка җирдә була. Юлы да вакытны ала бит, нишләтәсең. Төнлә еш чакыралар, ачык ут булмаса, караңгы вакытта бигрәк авыр».
Бүген бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – сирәгәя бара торган күренеш. «Рәхмәт» өчен эшләүчеләр дә кимеде. Корбангали абыйны әнә шулар борчый. «Кешенең актык әйбере янып бетәргә мөмкин, барыннан да бигрәк, шуның өчен кайгырам. Әле, Аллага шөкер, ярдәм итә алган кешеләрдән «рәхмәт»не ишетеп торам. Беркөнне берсе, ягулык өчен булса да, дип, акчасын да сузды. Үземә кирәк түгел, тавыкларыбыз да бар, умартабыз да, тик менә машинаны карап торырга кирәк. Тора-бара искерә ул, үз кесәбездән алып, ничек тә хәстәрлибез инде. Ягулык мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итсәләр, бик яхшы булыр иде ул», – ди үзе.
Корбангали абый быел 72 яшен тутыра. Шулай да, тик торганым юк, ди ул. «Исәнлек булганда, кайнашабыз әле. Кешегә яхшылык эшлисем килә бит. Шул теләк сикереп торырга мәҗбүр итә дә инде. Тормыш иптәшем: «Паспортыңны ачып кара әле, җитмәдеме икән әле?» – дигән була инде. Ләкин кемгәдер авыр булганда, яшем бар, дип яту килешмәс. Андый чакта, булган авырулар да онытыла». Авылда спорты да кирәк түгел, ди Корбангали абый. «Һәрвакыт хәрәкәттә булсаң, тәнең дә, рухың да нык була».
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез