Ирем, ашадыңмы әле? Хатын, йоклый алдыңмы бүген? Йөз яшькә җитеп килүче Гаян әби белән Хәсибулла бабай Вәлиуллиннар бер-берсен әнә шулай кайгыртып яши. Аларның гаилә коруына – 78 (!) ел. Без, Нурлат районының Бикүле авылына барып, тигез картлык кичерүче әлеге парның татулык серен белешеп кайттык.
Тугры йөрәк
Гаян әбигә шушы көннәрдә – 97, Хәсибулла бабайга ноябрьдә 96 яшь тула. 67 яшьлек Һаҗәр апа тәрбиясендә яши алар. Моңа кадәр бергәләшеп намаз укысалар, сәгатьләр буе чөкердәшсәләр, капка төбенә чыгып, көтү кайтканын күзәтсәләр, соңгы вакытта хәлләре хөртиләнгән. Картлык үзен сиздерә башлаган: өйдә Гаян әбине кулыннан тотып кына йөртәләр. Хәсибулла бабайның кәефе егетләрнеке кебек булган әле. Тик бер ай элек кибеткә барганда, аягын сындырган. Моңа кадәр бер тапкыр да хастаханәдә ятканы булмаган икән.
– Әти хастаханәдә ятканда, әни телефоннан гел хәлен сорашып торды. Бер-берсен ничек сагынышканнарын күрсәң... Әти өйгә кайткач, түзмәдем, елап ук җибәрдем. Әнинең күзе бик күрми хәзер. Ул әтинең битләреннән, аякларыннан сыпыра. «Аягың авыртмыймы?» – дип кат-кат сорый. Әти әнине куенына кысып елады, – ди кызы Һаҗәр апа, бер ай аерылышып торган чакларын искә төшереп.
Без килгәндә, алар янә бергә очрашып, кулларын кысышты. Бу хәлдә өлкәннәрне караваттан кузгату җиңел түгел, билгеле. Аның каравы ике йөрәк тагын бер кат ихлас хисләрен яңартты. Хәсибулла бабай хатынының яулык читләрен рәтләп, иңнәреннән сыйпап куйды.
– Мәхәббәт ул – бер-береңне ярату. Без хәзер дә яратышып яшибез, Аллага шөкер. Моның кадәр яшькә җитәрбез дип уйламаган идек, – диде Гаян әби, дисбесен тартып. Аның сүзен куәтләп, Хәсибулла бабай: «Тигезлектә картаю бар кешегә дә тәтеми. Бер-береңне кадерләп, хөрмәтләп яшәгәндә генә гаиләне саклап була. Танышу да, табышу да мәктәп елларыннан ук башланды. Берәүгә дә күз атмадым. 17 яшьтә үк өйләндем. Башкага карасам, Гаянымны сайламас идем. Үпкәләшеп яшәргә вакыт булмады. Гомер эш белән үтте», – диде.
Ике сәгатьләп аралашканнан соң, әби белән бабайны якыннары кире үз караватларына урнаштырды. Тиздән алар тагын бер-берсенең хәлен белешер...
– Әни иртүк торуга: «Бабай, бабай, ашадыңмы?» – ди. Әтинең һәрвакыт тамагы тук булырга тиеш. Беренче хәсрәте шул. Әти уяна да: «Әби, әби, йоклый алдыңмы? Кәефең ничек?» – ди. Бер-берсенең хәлен кычкырышып булса да белешә алар, – ди Һаҗәр ханым.
Яхшылык өчен...
Вәлиуллиннарның мәхәббәт җимешләре – алты бала. Тик икесе яшьли дөнья куйган. Хәзер балалар да әти-әниләренең үкчәсенә басып килә инде. Казахстанда яшәүче олы кызлары Гөлсирәгә – 76, төпчекләре Гөлфиягә 60 яшь. Улы Миннегомәр үз гаиләсе белән авылда яши.
Гаян апа гомер буе колхозда тир түккән. Сугыш вакытында торф чыгарырга йөргән. Хәсибулла абый өч ел армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач, колхозда эшкә урнаша. Тора-бара авыл җирлеге башлыгы, бригадир вазыйфаларын да үти.
– Әти-әниебез яныбызда булганга без бәхетле, – ди Һаҗәр ханым. – Черек бәрәңге ашап үссәләр дә, сәламәтлекләре әйбәт әле. Нәрсә бирсәң, шуны ашыйлар. Токмачлы аш яраталар. Йомыркасын, итен дә, яшелчә, җиләк-җимешен дә бирәбез. Әнинең күзе күрмәгәч, кашыктан ашатам.
Төпчекләре Гөлфия Сәлахова Нурлат хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
– Әти дә, әни дә – бик әйбәт кешеләр. Аллаһы Тәгалә тигез картлыкны яхшылыклары өчен бүләк иткәндер. Әни бик йомшак күңелле, сабыр холыклы, – дип сөйләде Гөлфия ханым. – Без аның кадәр үк булдыра алмыйбыз. Каенана белән 36 ел торды. Килен белән дә әйбәт яшәде. Бер кеше белән дә ачуланышканы юк. Моңарчы урамда йөргән чегән хатынын да өйгә алып кереп, ашатып-эчертеп җибәрә иде. Таш атканга аш белән җавап бирергә өйрәтте. Чып-чын авыл хатыны! Тормышы эштә үтте. Әни колхозда чөгендер алуда беренчелекне бирмәде. Әти таләпчән иде, укыгыз, диде. Безне укыттылар, кеше иттеләр. Кечкенәдән эшләп үстек. Сүзләрен тыңладык. Шулар үрнәгендә яшибез.
Балалары гел булышып торса да, ике авыруны карарга авыр. Шуңа Хәсибулла бабайның апасының улы – 73 яшьлек Сабир абый Габитов та ярдәм итә. Мәктәп автобусы шоферы ул. Иртән эшкә кадәр Хәсибулла бабайны юындырып китә. Кичкә тагын хәл белешергә килә. «Әҗере булсын», – ди игелекле Сабир абый. Күршеләре дә, кереп, хәл-әхвәл сорашып тора икән.
Өлкәннәр үзләре озын гомер серен Аллаһ бүләге дип саный. Тәртипле тормыш алып бару, дөньяны, кешеләрне ярату, нәсел көче дә үзенекен итәдер, күрәсең. Хәсибулла бабайның әнисе Гаделниса – йөзгә җиткәндә, апасы Минҗиһан 100 яшьтә бакыйлыкка күчкән. Әби белән бабай бүгенге тормышларына шөкер итеп яши. Хәсибулла бабай тизрәк аягының төзәлүен көтә. Ул чакта Гаяны янына килеп, аның күзләренә карап, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алачак. Җылы сүз – җан азыгы бит.
Йөздән соң...
Татарстанда йөзьяшәрләр саны елдан-ел арта бара. Бүген республикада 100 яшьтән узган 233 кеше исәпләнә. Иң өлкән хатын-кызга – 107 яшь. Ул Алабугада яши. Иң өлкән 104 яшьлек ир-ат Питрәчтә гомер кичерә.
Нәкыйп Хәйруллин (Чистай шәһәре, 100 яшь):
– Мин Каргалы мәктәбендә тарих укыттым, аннан директор булдым. Хәзер дә укыта алыр идем, әмма хәтер ягы гына саега башлады. Үткән тормышымны яхшы хәтерлим анысы. Укучыларым Укытучылар көне белән котлады. Туксан яшьтә дә мәктәпләргә барып, патриотик тәрбия турында сөйләп йөрдем әле.
Хәзерге вакытта үзем генә яшим. Социаль хезмәткәр килеп йөри. Өч бала үстергән идек, берсе үлде. Кызым Каргалыда, улым Болгариядә яши.
Бөек Ватан сугышында катнаштым. Взвод командиры булдым. Берничә мәртәбә яраландым. Озын гомерлелек нәселдән килә. Бабам 100 гә җиткән. Тәртипле яшәдем. Һәр нәрсәнең чамасын белдем. Тәмәке тартмадым. Мин гармунчы, хатыным Зәкия җырчы иде. Кунакка йөрергә яраттык. Тик 81 яшендә үлеп китте шул. Ике ел инде урамга чыккан юк. Өйдә арбада гына йөрим. Телевизордан бар яңалыкны белеп торам. Интернетны гына белмим.
Сәхибә Сәлимова ( Казан, 103 яшь):
– Кызым, газетага язарга мин бит бернинди батырлык та эшләмәдем. Тәкъдиремә ничек язылган, шуның кадәр яшәячәкмен. Күңелем гел яхшылыкта булды. Минзәлә медицина техникумында фельдшер-акушерлык бүлеген тәмамладым. Аннан Баулыда балалар тудыру йортында эшләдем. Кияүгә чыгып, ирем белән Төрекмәнстанга киттек. Читтән торып техникумга кердем. Икътисадчы булып эшләдем. 1964 елда Казанга кайтып, профсоюзлар оешмасында эшемне хисапчы булып дәвам иттердем. Балаларым юк, алар кечкенә чакта вафат булды. Әле менә Социаль яклау бүлегеннән килеп, Өлкәннәр көне белән котлап киттеләр. Рәхмәт искә алулары өчен. Сөйләшергә бик тә яратам, әмма колак кына ишетеп бетерми.
Сан
Йөзьяшәрләр иң күп яшәгән район-шәһәрләр исемлеге
Казанда – 74
Чаллыда – 17
Әлмәттә – 11
Чистайда – 8
Түбән Кама районында – 6
Мамадыш районында – 6
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез