Газетага язылу

8 июльдә балалы гаиләләр Татарстан Милли музеена бушлай керәчәк

Татарстан Милли музее Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә чаралар программасын әзерләгән. 6 июльдән 8 июльгә кадәр экскурсияләр, мастер-класслар һәм махсус күргәзмә проекты узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

6 һәм 7 июльдә 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда гаиләләр өчен җыелма экскурсияләр узачак.

8 июльдә ТР Милли музеенда балалары булган гаиләләр өчен керү - ирекле. Барлык кунаклар «Туганнарыңа хат яз» акциясендә катнаша алачак һәм Россиянең теләсә кайсы ноктасына яшәүче якыннарына открытка җибәрә алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре