Бәйрәм уңаеннан республикада барлыгы 8098 чара узган. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әйтте.
– Республиканың төрле районнарындагы мәдәният учреждениеләрендә һәм башка шундый стационар урыннарда узган бәйрәм чараларында гына да 1 миллионга якын кеше катнашты, – диде ул. – Шул ук вакытта ачык һавадагы бәйрәм мәйданнарына карата кызыксыну да бик зур булуын күрәбез. Бу уңайдан «Күрше» фестивален аерым билгеләп үтәсем килә. 20 декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында әлеге халыкчан фестиваль кысасында гына да республиканың төрле районнарында 57 чара узды. Аларда 19 меңнән артык кеше катнашты. 24 декабрьдә узган Республика чыршысында катнашкан 8 меңнән артык бала да «Күрше» турында белде. Фестивальнең кышкы чоры тәмамланганчы тагын 162 чара үткәрү каралган. Гомумән, Татарстанда яшәүчеләр «Күрше» фестивален бик җылы кабул итте. Бәйгегә тиңе булмаган күләмдә – 1448 гариза килде. Әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам иттерербез дип өметләнәм.
Бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләрне «Татарстанда кыш» проекты да берләштерде. «Аның рәсми сайтында 950 дән күбрәк чара турында мәгълүмат бар. Сайтка керүчеләр саны 258 меңнән дә артып киткән. Аларның һәр өченчесе – республикада яшәүчеләр», – диде Ләйлә Фазлыева. «Татарстанда кыш» сайтын илнең 74 төбәгендә яшәүчеләр күзәтә икән. Бездә уза торган вакыйгалар белән бигрәк тә Башкортстан (10,5 процент), Самара өлкәсе (5,3 процент), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә (5,2 процент) яшәүчеләр кызыксына, дип сөйләделәр брифингта.
Чираттагы 12 көнлек озын Яңа ел бәйрәме яллары 2032 елда гына кабатланачак.
Бәйрәм көннәрендә башкалага 200 меңнән артык турист килгән. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар башкалада 1,5 миллиард сумга якын акчасын калдырган. «Казанда 150 чыршы мәйданы эшләде. Аларда 500 дән артык чара узды, – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов. – Туристлар барыннан да бигрәк «Гаилә» үзәге, Казан Кремле һәм Черек күлдәге бәйрәм мәйданнарын үз итте. Яңа ел төнендә Казанның төп чыршысы янына – 30 мең, Черек күлдәге шугалакка 25 мең кеше барган».
Бәйрәм уңаеннан Казан Кремлендә узган чараларда 257 меңгә якын кеше катнашкан. Камал театрындагы Яңа ел тамашасына – 2 мең, «Әкият» курчак театрына – 30 мең, циркка 116 мең кеше барган.
12 көнлек ял ул уен-көлке генә түгел, әлбәттә. Кышкы каникулда республикада яшәүче 6770 бала лагерьларда ял иткән. Шул исәптән мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендә тәрбияләнүче 346 малай-кызның ялын оештырганнар. «Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә республикадан – 194, Кырымнан 42 бала ял итте. Балалар төрле иҗади мастер-класслар, күңел ачу чараларында катнашты һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән очрашты. Мари Элда Татарстаннан 117 бала ял итте», – дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров. Аның сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә Казанда «Ышаныч телефоны»на 173 тапкыр шалтыратканнар. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу ике тапкыр диярлек кимрәк», – диде Азат Кадыйров.
Күңелгә шом салырлык саннар да бар.
– Бәйрәм көннәрендә республикада 116 янгын очрагы теркәлде. Аларда 9 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 5 кеше һәлак булды, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин. – Янгын чыгу очракларының зур күпчелеге, ягъни 75 процентка якыны шәхси йортларга туры килә. Утка бәйле фаҗигаләрнең һәр икенчесе электр җиһазлары белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Бу урында шуны да искәртик: янгында үлү очракларының барысына да исерек килеш тәмәке тарту сәбәпче.
Максим Трущин сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә алар пиротехника сатыла торган 1,1 меңнән артык урынны тикшергән. Ун очракта янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүләре ачыкланган. Тиешсез урында салют, фейерверклар аттыруның 1,7 меңнән артык очрагын булдырмый калганнар. Саксыз кыланган 4 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. «Халык арасында пиротехника кулланганда куркынычсызлык таләпләренә бәйле 11 меңнән артык сөйләшү үткәрдек. Бу хакта 25 меңнән артык белешмә тараттык», – дип хисап тотты җитәкче урынбасары. Бәйрәмнәр тәмам, тормыш исә дәвам итә.
Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 45 проценты бәйрәм чыгымнарына 5–15 мең сумга кадәр акча тоткан. 30 проценты – 15–40 мең сумлык, 21 проценты 40–80 мең сумлык ял иткән. Чыгымнарның яртысыннан күбрәге (52 проценты) ашау-эчүгә киткән. Россиялеләрнең 65 проценты бәйрәмнәрне өйдә генә үткәрүен әйткән. 18 проценты – дусларына, 7 проценты – башка шәһәргә, 4 проценты ресторанга барган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез