Газетага язылу

80 яшен тутырган Лима Кустабаева: «Мин бик бәхетле»

Россиянең халык артисты, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаевага – 80 яшь. Үзенең 30 елдан артык гомерен Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлаган шәхес ул.

80 яшен тутырган Лима Кустабаева: «Мин бик бәхетле»

Коллективның сәнгать җитәкчесе булган елларда, халкыбызның ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен сәхнәгә кайтаруда, аларны яңартып, югары сәнгать әсәре итеп, халыкка җиткерүдә гаҗәеп зур эш башкарды. Аның хезмәтләрен ансамбль бүген дә түкми-чәчми саклый, артистлар җитәкченең үзен дә хөрмәт итә. Олуг юбилее уңаеннан Лима Кустабаевага багышланган бәйрәм концерты Казанның Тинчурин театры бинасында алкышлар белән узды.

 

Юбилярны котларга Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова да килгән иде.

– Җыр һәм бию ансамбле белән сезне аерып карау мөмкин түгел. Зур хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Сез – тырыш, булган һәм көчле хатын-кыз. Хезмәтегезне, телебезне, халкыбызны яратасыз һәм бүген дә тугры булып яшисез. Сез эшләгән чорда җыр һәм бию ансамбле бик күп бүләкләргә лаек булды, – диде Нурия Һашимова.

 

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин министр Ирада Әюпованың котлавын җиткерде. Анда: «Җыр һәм бию ансамбленә җитәкчелек иткән елларда сез үзегезне сәләтле җитәкче буларак күрсәттегез. Татар композиторларының милли аһәңнәр белән иҗат ителгән җырларын сәхнәгә чыгардыгыз. Сез җитәкчелек иткән елларда җыр һәм бию ансамбле Татарстанның горурлыгына әверелде», – дигән сүзләр бар.

 

Бүген Лима Кустабаева эшчәнлеген аның шәкертләре дәвам иттерә. Ансамбльне соңгы 20 елда үз эшенә бирелгән, халкыбыз мирасын саклауны үзенең зур бурычы дип санаган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкли.

 

– Лима Галиевна – тәҗрибәле, үз сүзендә тора торган шәхесләрнең берсе. 1985 елда 14 яшемдә мин җыр һәм бию ансамбленә эшкә килдем. Һәм менә бүген бу күркәм юбилейны уздыру миңа насыйп булды. Әйтергә ярата торган сүзем бар: тарихсыз киләчәк була алмый. Лима Галиевна ул – тарих. Озак еллар татар милләте дип, бар көчен куйган, аны таныткан кеше. Шуңа күрә иҗат кичәсен үткәрү дә – зур горурлык, – диде Айрат Хәмитов.

 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров юбилярга татар халкына тугры хезмәте өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара берлеге медален тапшырды.

Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Лима Кустабаеваны шәһәр башлыгы исеменнән котлап: «Кеше гомерен еллар түгел, ә шул елларның мәгънәле булуы билгелидер. Лима Галиевнаның тормыш юлына карасаң, аның еллары тулы булуы күренә. Илсур Рәисович та әле бүген генә сезнең Казанның Совет районындагы Сабан туйларын үткәрергә булышуыгызны яратып һәм сагынып искә алды», – диде.

Татарстанда Лима Кустабаева ярдәме белән барлыкка килгән проектлар, милли чаралар, ансамбльнең бай концерт программалары гаҗәеп күп. Һәм алар барысы да тарихыбызда үз эзен, үз урынын алып тора. Юбилей кичәсенә аның белән бергә төрле елларда иҗат иткән хезмәткәрләр, ветераннар да килгән иде. Алар Лима Кустабаевага чәчәк бәйләмнәрен тапшырды, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бергә эшләгән елларны сагынып искә алдылар. Лима Галиевнаны гаиләсе дә котлады. Булдыклы җитәкче ире белән бергә менә дигән итеп улын да тәрбияли белгән. Оныклары бүген шулай ук сәнгатькә тартылган. Дәү әниләрен сәхнәдән дә котладылар.

– Мин бүген бик бәхетле. Чөнки бу кичәгә бик күп дусларым, иҗатташларым җыелды. Халык белән аралашуыма шатланам, горурланам, – дип, үз хисләре белән уртаклашты Лима Кустабаева.

Юбилей кичәсе җыр һәм бию ансамбленең концерты белән дәвам итте.

Лима Гали кызы Кустабаева 1945 елның 3 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туа. Совет һәм Россия хор дирижеры, режиссер, сценарист, педагог, мәдәният эшлеклесе. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987). Россия Федерациясенең халык артисты (1996).

1971 елда Лима Кустабаева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры була. 1978 елдан 2000 елга кадәр ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре