Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә 9 яшьлек малай сулы чокырга егылып төшкән. Бала аннан чыга алмыйча һәлак булган. Бу хакта “МКRU” төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 4 ноябрьдә 9 яшьлек малай кибеткә киткән. 120 метрлап чамасы узгач, сулы чокырга (газүткәргеч сузу өчен казылган булган) егылып төшкән.
Берәр сәгать үткәч, әти-әнисе, хафага төшеп, баланы эзли башлаган. Кызганычка, малайның мәетен генә тапканнар. Хәзерге вакытта прокуратура тикшерү үткәрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез