Чаллыда 90 яшьлек пенсионер, телефон мошенниклары кармагына эләгеп, 1,7 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калган. “KazanFirst”, Чаллы шәһәре прокуратурасы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Бу хәл июнь азагында Чаллыда булган. Аферистлар 90 яшьлек бабайның өй телефонына шалтыратып, үзләрен элемтә һәм иминлек хезмәте хезмәткәрләре буларак таныштырган һәм, имештер, өлкән кешенең счеттагы акчасына кемнәрнеңдер кул сузарга маташуларын әйткән. Шул ук вакытта алар, рәсми аралашу “кыяфәте” чыгару өчен, “өй телефоныннан файдалану килешүен озайтырга” тәкъдим иткән.
Бабай, куркуга калып, саклык акчасын “имин счет”ка күчерергә ризалык биргән. Мошенниклар кушканча, төнлә 1,7 миллион сумнан артыграк акчасын курьерга биреп җибәргән.
Акча урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүне Чаллы шәһәре прокуратурасы контрольдә тота.
https://vatantat.ru/2025/07/175224/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез