Газетага язылу

90 яшьлек Сания Сәлахуллина: «Үзен генә яраткан кеше рәхәт күрми»

Каратунда яшәүче Сания әби Сәлахуллинаны белмәүчеләр сирәктер. Инде 90 яшьлеген каршы алса да, тик тормый. Яшьләрне дин тәрбиясенә өнди, төрле кичәләрдә катнаша. Сания әби тумышы белән Болын-Балыкчы авылыннан. Бик яшьли эшкә керешә ул. Гомерен исәп-хисап өлкәсенә багышлый.

90 яшьлек Сания Сәлахуллина: «Үзен генә яраткан кеше рәхәт күрми»
Фото: шәхси архивтан

– Сугыш башланганда, миңа биш яшь иде. Авылдашлар, атларга утырып, яу кырына киттеләр. Бар авыл елаша, җырлаша. Менә шул атлар артыннан чабып барганыбыз хәтердә. Без бик белештереп бетермәсәк тә, бөтен халык кайгыда булды. Кечкенә булсам да, миңа эшне күп кушалар иде. Сарык, сыер асрадык. Гаиләбез эшчән булды. Шуңа күрә ачлык нужасын күрмәдек, – ди Сания әби.

 

Сугыштан соңгы елларда да тырышырга-тырмашырга туры килгән аларга. Иң элек ашлык кабул итү пунктында икмәкләрне тарату эшендә булышып йөри ул. Аннан исәп-хисап курсларын үтеп, Болын-Балыкчыга кәнсәләргә эшкә килә.

 

– Эшемне тиз генә өйрәнеп киттем. Янымдагы кешеләр өйрәтте. Яратып эшләдем. Хезмәттәшләремне әле дә олы хөрмәт белән искә алам. Авыл кулланучылар җәмгыятендә хезмәт иттем. Хәзерләүләр конторасында озак еллар эшләдем. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, бөтенесе белән дус-тату эшләдек. Кайларда гына эшләсәм дә, кешеләрне, хезмәтне, тормышны яраттым. Дөньяның бар рәхәте дә бердәмлектә, татулыкта, – ди Сания әби.

Хезмәт елларын сагынып, яратып искә ала ул. «Лаеклы ялда тагын да рәхәт. Бөтенесе кунакка чакырып кына тора», – дип шаярта үзе.

Балалары, оныклары, оныкчыклары – Сания әбинең зур куанычлары, таянычлары, горурлыклары. Алар һәрвакытта да әниләренең, дәү әниләренең хәлләрен белеп, аңа ярдәм итеп, булышып торалар.

 

– Аларны мине яраталар, мин дә аларны яратам. Шуның кадәр кадерлиләр мине! Аллаһы Тәгалә ташламасын, аларга да, миңа да ярдәмен бирсен, - ди Сания әби.

– Әнкәйгә 90 яшь тулды. Гаиләбез өчен бик зур бәйрәм. Әнкәй белән әткәй безгә үрнәк тәрбия бирделәр. Укыттылар, аякка бастырдылар. Бүген әтиебез мәрхүм инде. Әнинең әле дә йөрәк җылысын тоеп яшибез, - диде улы Айрат Салахуллин.

 

Туган көнгә дә йорт тутырып балалар, оныклар кайткан, дус-туганнары килгән иде.

– Гаиләдә мин төпчек кыз. Әнигә гел рәхмәт әйтеп яшим. Ул  безгә гомер биргән, үстергән, тәрбияләгән. Барыбызны да аякка бастырды. Әнкәй үзе таләпчән булса да, аның күңеле йомшак. Авырлык күреп үсеп, бүгенге рәхәт тормышны тырышлыгы белән яулап алган, - ди кызы Алсу.

 

Сания әби 20 елдан артык Каратунда ветераннар Советы рәисе була. Бу эштә дә җиңен сызганып, бар күңелен биреп эшли. Йөрәге гел игелектә, хәтере камил, зиһене үткен аның. Бик күптәннән инде дин юлында. 7 тапкыр Хаҗ сәфәренә барып кайткан. Бүген дә тик кенә утырмый, төпле киңәшләрен бирә, чордашлары, авылдашлары белән аралашып тора.

– Үзем генә дә яши алам. Казанга да барып кайтам. Кайсы йортка барып керсәм дә, мин зур кунак. Әле үз аягымда йөрим, зур эшләргә алынмасам да,  өй эчендә кайнашам. Ходай озын гомер белән бүләкләде. Күңел тынычлыгы өчен иң беренче үзеңне-үзең кулга алып, дин буенча да, эш буенча да рәхәтлек кичерергә кирәк. Гел үзен генә яратып кеше рәхәт күрми. Балаларны, кешеләрне ярат, дус-тату бул. Аннары алар сине хөрмәт итә. Рәхәт тормыш шуннан килә, - ди ул.

 

Каратунда яшәүче Сания әби Сәлахуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлап социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев район башлыгының котлау открыткасын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырылдылар. Каратунның ветераннар Советы рәисе Венера Шиһабиева да изге теләкләрен җиткерде.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Ләйлә Шиһабиева.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре